Кичә, 7 декабрь көнне, 9-11 нче сыйныф укучыларының суд хакимияте вәкилләре белән очрашуы булды. Чарада Сарман районы судьясы Хәнипов Р. М һәм җәмәгать судьясы Хаҗиев А. Н. чыгыш ясады.
Алар балаларны илебезнең суд системасы белән таныштырдылар, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасында суд утырышчыларының роле турында сөйләделәр.
Очрашу бик позитив һәм актив булды. Анда балалар бик күп кызыклы сораулар бирделәр. Ә очрашу ахырында “Суд бара" мәгълүмат-рольле уены импровизацияләнгән иде.