Кеше хокуклары көне 10 декабрьдә билгеләп үтелә — нәкъ менә шул көнне 1948 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы Кеше хокуклары буенча гомум Декларацияне кабул итә. Аның тексты 500 дән артык телдә бар. Кеше хокуклары гомум декларациясе безне рухландыра. Анда беркетелгән принциплар нәкъ 1948 елдагы кебек актуаль. Безгә үз хокукларыбызны һәм башка кешеләрнең хокукларын якларга туры киләчәк.
Бу чара һәркемгә файдалы булды. Укучылар чарада актив катнаштылар, алар кешеләрнең хокукларын да, бурычларын санадылар.