Бүген, 11 нче декабрьдә “Жәлил гимназиясе”ндә 5нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары өчен кеше хокукларының гомуми декларациясенең 70 еллыгына багышланган дәрес үткәрелде. Дәрес барышында укучылар бала хокуклары конвенциясе, кеше хокукларының гомуми декларациясе, Россия Федерациясе Конституциясе белән таныштылар, шул ук дәрес вакытында укучылар кеше хокуклары вәкиле институты турында да мәгълүмат алдылар.