Сарманда район эшмәкәрләре белән киңәшмә узды

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

2018 елның 11 декабрендә «Сарман муниципаль районы Киноучреждение» муниципаль бюджет учреждениесендә Сарман муниципаль районы эшкуарлары белән киңәшмә узды.

Эшкуарлык җәмәгатьчелегенең прокуратура, дәүләт һәм муниципаль органнар белән хезмәттәшлеге турында Сарман муниципаль районы прокуроры Сабиров Эльдар Равил улы һәм Сарман муниципаль районы прокуроры урынбасары Рәхмәтуллин Ленар Радик улы чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан ачыкланган Сарман муниципаль районында төп хокук бозулар турында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарындагы территориаль бүлеге юристы Некрасова Людмила Николаевна хәбәр итте.

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында пиротехник эшләнмәләрне саклау һәм сату тәртибе турында Сарман муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Госманов Радик Рафаэль улы таныштырды.

Алга таба Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнарын тормышка ашыру һәм пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын үтәү мәсьәләләре турында Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Ибраһимова Эльмира Мәзгәр кызы һәм Сарман муниципаль районы «халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ГКУ җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Гатауллина Гөлгенә Радик кызы чыгыш ясады.

Шулай ук Сарман муниципаль районы эшкуарлары арасында сораштыру-анкета үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International