12 декабрьдә без төп дәүләт бәйрәмнәренең берсен – Россия Конституциясе көнен билгеләп үттек. Быел аның 25 еллыгы бәйрәм ителде. Бу уңайдан районда төрле чаралар уздырылды. Шуларның берсе – район мәдәният йортында үткән “Россиям – горурлыгым” дип исемләнгән тантаналы кичә.
Анда муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм райондашларны бәйрәм белән котлады.
– Конституция – илнең төп законы. Ул зур юридик көчкә ия. Төп закон кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте, - диде ул үзенең чыгышында. - Без барыбыз да Россияне көчле һәм чәчәк атучы ил, ә республиканы һәм районны тотрыклы үсүче, яшәү өчен уңайлы, киләчәк икътисади үсеш өчен перспективалы төбәк итеп күрергә телибез. Райондашлар илебез муллыгы өчен намуслы һәм фидакарь хезмәт куялар, иҗат итәләр, ил һәм республика өчен уртак мәнфәгатьләр белән яшиләр. Хуҗалык итүнең барлык тармакларында куанычлы эш-ләребез бар, елны уңышлы тәмамлыйбыз. Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Һәммәгезгә киләчәктә уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, имин тормыш телим.
Конституциядә: “...дәүләт кешенең нинди җенестән, расадан, милләттән булуына, аның чыгышына, мөлкәте һәм вазифаи дәрәҗәсенә, яшәгән урынына, дингә мөнәсәбәтенә, нинди иҗтимагый оешмаларда торуына карамастан, шәхес хокукларын һәм ирекләрен гарантияли”, - диелгән. Кеше тууының беренче минутларыннан дәүләт яклавына алына һәм аңа документ – “Туу турында таныклык” тапшырыла. Ә ундүрт яшьләрен тутырган кызлар, малайлар Россия Федерациясе гражданины паспортын алалар. Бу да – кеше тормышындагы истәлекле вакыйга. Аның бәйрәм көнгә туры килүе, паспортны тантаналы шартларда алу – икеләтә куанычлы. 12 декабрьдә дә районның егерме биш малай һәм кызы паспортлар алдылар. Аларны бу вакыйга уңаеннан район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады, илнең лаеклы гражданнары булуларын теләде.
Районның күпмилләтле халкы бердәм булып, милли традицияләрне, мәдәниятебезне саклап һәм үстереп яши. Инде берничә ел рәттән үткәрелә торган “Без – сәнгатьле халык” фестивале шуның бер чагылышы булып тора. Бәйрәм көнендә тамашачыларга Җәлил бистәсенең бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре концерт программасын тәкъдим иттеләр. Ул башланыр алдыннан фестивальнең бистәдә узган этабы җиңүчеләре бүләкләнде. Концерт программасына да аларның чыгышлары кертелгән иде.
Энҗимә Габдрәхимова