12 декабрь 2018 елда Сарман гимназиясендә укытучыларның “Күркәм мөгаллим” районара фәнни-эзләнү конференциясе булды

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

12 декабрь 2018 елда  Сарман гимназиясендә укытучыларның “Күркәм мөгаллим” районара фәнни-эзләнү конференциясе булды.Анда Зәй, Мөслим, Әлмәт, Азнакай, Балык Бистәсе, Арча һәм үзебезнең район мәктәпләреннән укытучылар катнашты. Конференциядә катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Ришат Хуҗин, гимназия директоры Ләйсән Шамилова сәламләделәр, мондый конференцияләрнең телебезне саклауда, матур әдәбият аша туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә әһәмиятен ассызыкладылар. Укучыларның милли юнәлештәге чыгышлары аңа тантаналы төсмер өстәде.Конференция эше секцияләрдә алып барылды. Соңыннан җиңүчеләргә, фәнни-эзләнү эшләре белән катнашучыларга дипломнар,конференцияне  оештыруга күп көч куйган гимназия директоры Ләйсән Шамилова,укытучылар Алсу Салихова һәм Раушания Мәтҗановага мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International