11 декабрьдә Казанда А. В. Александров исемендәге «Мин яратам сине, Россия! " Бөтенроссия хәрби-патриотик җырлар балалар һәм яшүсмерләр вокаль-музыка конкурсының республика этабы узды. Конкурс «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар-яшүсмерләр оешмасының Татарстан төбәк бүлеге, Татарстан Республикасының «ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге катнашучылары арасында оештырылды.
Җәлил икенче урта мәктәбе укучысы Хәбибуллина Айсылу конкурста җиңү яулады һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Вокал»номинациясендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Без синең белән горурланабыз, Айсылу!