14 нче декабрь көнне районның Бөек ватан сугышы һәм крайны өйрәнү музеенда “Геройлар безнең арада” дип аталган стена газеталары конкурсының бүләкләү тантанасы булды. Мәктәбебездән Закирова Алсу һәм Алия, Әмирханов Зиннур Дипломга лаек булсалар, Идрисова Диана (җитәкчеләр Шәйдуллина Л.К. Шәйдуллина Ч.К.) җиңүче булды, 1нче дәрәҗә Диплом һәм премия белән бүләкләнде. Укучыларны котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез.