Бусагада Яңа - 2019 ел! Нөркәй мәктәбе укучылары бәйрәмгә әзерлекне декабрь башында ук башладылар. Мәктәп капкасын атлап керүгә укучыларны Кыш бабай, Кар кызы каршылый. Аларга урман җәнлекләре дә ияргән. Ә инде төп керү ишегендәге Кыш бабай, җилдә кулын селкеп, укучыларга укуларында уңышлар теләп тора. Мәктәп ишегеннән укучылар матурлык дөньясына килеп керәләр. Һәркайда Яңа ел бәйрәме рухы сизелә. Укучыларның кул эшләреннән күргәзмә яныннан балалар өзелми. Нинди генә эшләр юк. Күргәзмә “Яңа ел чыршысы”, “Яңа ел персонажы”, “Яңа ел букеты”, “Иң матур уенчык” юнәлешендә оештырылды. Теләк булганда бар эшкә дә җитешеп була: тырышып укыйбыз, бәйрәмгә дә әзерләнәбез, ярышларда да катнашабыз. Форсаттан файдаланып, райондашларыбызны якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз, сәламәтлек, уңышлар, бәхет телибез!