13 декабрьдә Яр Чаллы шәһәрендә “Социаль ярминкә - 2018” дип аталган зур чара үткәрелде. Анда коммерциячел булмаган иҗтимагый оешмалардан, дәүләт хакимиятеннән вәкилләр һәм шәхси эшмәкәрләр катнаштылар. Әгерҗе, Актаныш, Сарман, Мөслим, Минзәлә, Зәй районнарында һәм Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче иҗтимагый оешма вәкилләре булачак бизнес-партнерларга үзләренең социаль проектларын тәкъдим иттеләр. Сарман районыннан ““Икенче яшьлек” әдәби-спорт квесты” проекты белән үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре чыгыш ясадылар.