Кичә Казанда “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының XIII съезды үткәрелде. Анда район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендә район делегациясе дә катнашты. Съезд кысаларында авыл җирлекләре арасында узган конкурска нәтиҗә ясалып, аның җиңүчеләрен дә бүләкләделәр.