14 декабрь көнне Сарман балалар сәнгать мәктәбенең тамашалар залында ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык язучысы, якташыбыз Аяз Мирсәет улы Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулу уңаеннан “Милләтебез горурлыгы – Аяз ага Гыйләҗев” дип аталган искә алу кичәсе үткәрелде. Чарада Аяз Гыйләҗевнең хатыны Нәкыя ханым; улы – драматург, киносценарист Мансур Гыйләҗев; Аяз Гыйләҗевнең иҗатын төптән өйрәнүче, КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова; Татарстан язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Данил Салихов; Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, шагыйрь Роберт Миңнуллин; Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, халык язучысы Гәрәй Рәхим катнаштылар.
Кунакларны иң элек район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова сәламләде. Ул Аяз Гыйләҗев иҗатының халык өчен никадәр мөһим икәнлеген ассызыклады һәм дөньякүләм билгеле булган якташыбыз белән чиксез горурлануыбызны белдерде. Район Башлыгы исеменнән кунакларга очрашу истәлеге итеп бүләкләр тапшырды.
Кичәдә моңлы җырлар яңгырады, Аяз Гыйләҗевнең “Кар астында кайнар чишмә” пьесасыннан өзек сәхнәләштерелде. Очрашуга килгән тамашачылар бөек әдип Аяз Гыйләҗевнең иҗаты белән тагын да якынрак таныштылар.