Башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел!  Көтеп алынган, тылсымлы, искиткеч күңелле  бәйрәм якынлаша. Яңа ел-  безне ниндидер могҗизалы, тылсымлы дөньяга китерә, шатлык һәм куанычларга күмә.  Балалар бәйрәмне аеруча түземсезлек белән көтәләр.

Бүген, 19 нчы декабрьдә безнең гимназиядә башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме булды. Яңа ел әкиятендә Яңа ел могҗизалары барлыкка килде. Балалар уеннар уйнадылар, биеделәр, җырладылар һәм төрле әкият геройларының биремнәрен башкардылар. Укучылар  һәм ата-аналар бәйрәмнән бик канәгать булдылар.

 Яңа ел символы булган “Дуңгыз  баласы” барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International