Президент авылда эшмәкәрлекне үстерергә кушты

2018 елның 21 декабре, җомга

18 декабрьдә башкаланың “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының XIII съезды узды. Анда муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендәге безнең район делегациясе дә катнашты.

Съезд башланыр алдыннан Дәүләт Советы каршындагы мәйданда муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелүче конкурс җиңүчеләренә җиңел машина ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Аларны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды. Шунда ук районнарның мәгариф бүлекләре җитәкчеләре аның кулыннан мәктәп автобуслары ачкычлары алдылар.

Бүләкләнүче авыл җирлекләре башлыклары арасында Ләшәү Тамак һәм Мортыштамак авыл җирлекләре башлыклары Илфат Хәбибуллин белән Мәҗит Әхмәтгәрәев тә бар иделәр.

 – Машина ачкычларын Президентның үзенең тапшыруы авыл җирлекләренә, аларның абруен күтәрүгә игътибарның ни дәрәҗәдә югары булуын күрсәтә, - диләр алар. – Ул съезд эшендә дә катнашты һәм җирле үзидарәне “халыкка иң якын власть” дип атап, мондый очрашып сөйләшүләр вакытында республика халкын нәрсә борчыганын белеп була, дип белдерде. Президент үзара салымга карата да үз фикерен әйтте. Ул бу проект күп кенә урыннарда шактый җитди мәсьәләләрне хәл итәргә булыша, дип саный. Чөнки халыктан җыелган һәр сумга республика бюджетыннан дүрт сум өстәлә. “Бу мәсьәләгә күпчелек халык уңай карый. Шулай да аңлату эшләрен дәвам итәргә, кешеләргә үзара салымның ни биргәнен төшендерергә кирәк”, - диде ул. Рөстәм Нургалиевич эшмәкәрлеккә карата да фикерен җиткерде. Ул авыл җирендә эшмәкәрләрнең статусын күтәрергә, кешеләр өчен бизнесның нинди формалары отышлы булуын ачыкларга кирәклеген ассызыклады.

Президент билгеләп үткәнчә, муниципалитет җитәкчеләренең эшенә төп бәя – халыкның тормыш шартлары дәрәҗәсе. Аны яхшырту буенча республикада 38 программа эшли, һәм алар халык һәм республика җитәкчелеге соравы буенча арттырыла бара. Киләсе елга, мәсәлән, аларга балаларның ял лагерьларына капиталь ремонт үткәрү программасы өстәләчәк. Съездда авыл җирендәге пробле-малы мәсьәләләрнең тагын берсе күтәрелде, ул – кышын юлларны кардан чистарту. Бу юнәлештә җирлекләргә инде шактый яр-дәм күрсәтелде. Грантлар отып, җирлекләр тракторлар алалар. Киләсе елдан ул грантның күләмен 1 миллион сумнан 1,5 миллионга күтәрергә исәплиләр. Ләшәү Тамак һәм Мортыштамак авыл җирлекләре бу грантка тракторлар алдылар инде. Үзара салым акчаларының күпмедер өлеше шуларны тотуга да бүленә. Бездә дә программалар кысаларында ФАПлар, мәдәният йортлары салына, капиталь ремонт ясала. Быел Ләшәү Тамак мәктәбендә дә капиталь ремонт үтте, территориясе асфальтланды.

Мәгариф бүлегенә “Форд Транзит” микроавтобусы ачкычы тапшырылды. Балаларны йөртүче автобуслар “Глонасс+112” спутниклы дәүләт мәгълүматлаштыру системасы белән җиһазландырылганнар. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров әйтүенчә, районда 15 автобус 29 маршрут буенча 509 баланы йөртә. Автобуслар паркы даими яңартылып торыла.

Энҗимә Габдрәхимова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International