«Ял ит, ләкин китап укырга онытма!» дип исемләнгән әңгәмә

2019 елның 5 гыйнвары, шимбә

5 гыйнвар көнне үзәк китапханәнең “Книгостайл ” могҗизалар бүлмәсендә «Ял ит, ләкин китап укырга онытма!» дип исемләнгән әңгәмә үтте. Әңгәмә барышында балалар яңа китаплар белән таныштылар. Яңа ел, Яңа ел чыршысы тарихы турында, һәм әлбәттә Кыш бабай турында фикер алыштылар, яңа мәгълүматлар белән таныштылар. Бу көнне китапханәгә тарихчы, галим, шагыйрь Дамир Гарифуллин чакырылган иде. Шагыйрь балаларга үзенең балачагы, мәктәп еллары, шигырьләре турында сөйләде. Аның шигырьләре туган ягыбыз, мәктәп, гаилә турында.Ул аларны нәни китап укучыларны кызыктырып, тәмләп укыды, ә балалар шигырьләр тыңлап күп сорауларына җавап таптылар. Ә соңыннан бергәләп мультфильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International