Китапханә хәбәрләре

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе
Үзенә туры килгән һөнәрне дөрес сайлау кеше язмышында зур роль уйный. Хәзер заманалар үзгәрде. Замана белән кешеләр дә, һөнәрләр дә үзгәрде. Кешеләргә файда китерә торган, үзең дә яратып башкара торган һөнәрне дөрес сайлар өчен безгә үзебезне кечкенәдән үк аңлы рәвештә әзерли башларга кирәк. Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк соң? Әлбәттә, күп укырга, тырышырга, ихтыяр көченә ия булырга. 2019 ел – Татарстанда Эшче Һөнәрчеләр елы буларак, Нөркәй авыл китапханәсендә “Һөнәрләр дөньясында” дигән күргәзмә тәкъдим ителде.Күргәзмәдә төрле профессия кешеләре турында мәгълүмат җыелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International