Зур Нөркәй мәдәният йортында Ленинград блокадасына 75 ел тулу уңаеннан кичә үтте.

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Кичәгә Ленинградны азат итүдә катнашкан Кудрявцев Геннадий Дмитриевичның кызы Рәйсә апа, тыл ветераннары Зәйнәп апа, Оркыя апа, Мәдинә апа, сугыштан соңгы авыр тормыш баласы Нурсинә апалар чакырылды. Рая апа балаларга әтисенең сугышчан юлын сөйләде, Ленинградны азат итүдә, һәм, гомумән, сугышта күрсәткән батырлыклары өчен бүләкләнгән медальләрен күрсәтте. Калган әбиләр тылдагы авыр тормышларын сөйләделәр. Әлеге кичә балаларны да өлкәннәрне дә бик дулкынландырды. Эби-бабаларыбызның ачы язмышлары, ач-ялангач тормышлары күзләрне дымландырды. "Зөбәрҗәт" балалар коллективы, рәхмәт йөзеннән, әбиләргә үзләре ясаган открытканы һәм концерт номерлары бүләк иттеләр. Шулай ук Ленинград блокадасы турында видеопрезентация күрсәтелде. Соңыннан әбиләр һәм балалар бергәләшеп, бәлеш белән чәй эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International