Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллинның Матбугат көне белән котлавы

2026 елның 19 мае, сишәмбе

Хөрмәтле журналистлар, полиграфия, массакүләм коммуникацияләр хезмәткәрләре Матбугат көне белән чын күңелдән котлыйм! Массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең хезмәте гаять катлаулы һәм җаваплы, чөнки алар кулында - сүз, җир йөзендәге иң көчле коралларның берсе. Хәзерге кеше мәгълүматсыз яши алмый, аның объектив бирелеше нәкъ менә сездән тора! Сез язган һәр юл җәмгыятебез тормышына бары тик уңай кәеф кертсен, аның алга таба үсешенә ярдәм итсен. Барлык матбугат хезмәткәрләренә кызыклы һәм якты эшләр, истә калырлык журналист материаллары һәм бетмәс-төкәнмәс иҗади фантазия телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International