«Сарман» кинотеатрында тәүге атна «Янгын куркынычсызлыгы» атналыгы итеп игълан ителде. Шул уңайдан кинотеатрга Сарман гимназиясенен 1 һәм 2 сыйныф укучылары чакырылды. Беренче көн тәртибендә районның янгын куркынычсызлыгы инспекторы Рөстәм Гарипов балаларга утның файдалы һәм начар якларын һәм анын килеп чыгу сәбәпләрен аңлатты, ә икенче көн тәртибендә укучылар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерү максатыннан оештырылган «Иминлек сәгате» киновикторинада сорауларга - табышмакларга җаваплар бирделәр, кызыклы уеннар уйнап буләкләр алдылар. Соңыннан янгын чыккан очракта узеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту максатыннан «Уроки безопасности» исемле документаль фильм карадылар.