Сарман №2 “Лилия “ балалар бакчасында “Талантлар балкышы”конкурсы үткәрелде.Балаларның сәләтен ачу,иҗадилыкларын үстереп кызыксындыру максатыннан оештырылган чарада районыбыз үзәге балалар бакчасыннан килгән кызлар,малайлар ярышта сынатмадылар.Җиңүчеләр һәр номинациядә түбәндәгечә билгеләнде: «Вокал»номинациясендә - ансамбль «Бравые солдаты» (МБДОУ №4 «Сандугач»), «Хореография» -«Гөлкәйләрем»кызлар бию төркеме( МБДОУ №3 «Ләйсән»), «Нәфис сүз» номинациясендә Зиатдинов Румил( МБДОУ №3 «Ләйсән). Катнашучы барлык балалар да бик яхшы әзерлек белән чыгыш ясадылар. “Лилия” балалар бакчасы коллективы алар өчен бәйрәм оештырып күңелләрен күтәрде.