"Йолдызларга юл " халык вокаль студиясе концерты

2019 елның 31 мае, җомга


2009 елда Җәлил мәдәният йортында вокал буенча педагог   Яна Константиновна Гурешидзе тарафыннан иҗади вокал студиясе булдырылды. Иң талантлыларны тыңладылар һәм сайлап алдылар! Бу 5 яшьтән алып балалар, шулай ук 21 яшьтән алып 90 яшькә кадәрге өлкәннәр иде. 2018 елда «Халык вокаль коллективы» исеме бирелүе студия очен югары бәя булып тора .

"Йолдызларга юл» вокал студиясе укучыларының репертуары 4 телдә: татар, рус, инглиз, грузин телләрендә башкарыла.  Коллективның төп идеясе җыр традицияләрен пропагандалау, тыңлаучыларда hәм башкаручыларда рухи күтәренкелек тәрбияләү. 
30 май көнне Җәлил поселогының Дендропаркында "Мәдәни мохит" проекты кысаларында "Йолдызларга юл"халык волкаль студиясенең концерты узды.
Концерт күңелле һәм уңайлы шартларда узды. Җәлил балалар сәнгать мәктәбе замшадан уенчыклар ясау буенча мастер-класс үткәрде.Тамашачылар күңел ачу программасын лаеклы бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International