1 июнь көнне Җәлил мәдәният сарае мәйданында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе һәм Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Бу дөньяны без балаларга бүләк итәбез» дигән массакүләм бәйрәм үтте. Чара "Йолдызлык 2019» фестиваленең зона этабы җиңүчесе Гайнетдинова Замирә башкаруында «От улыбки» җыры белән башланып китте. Бәйрәмне дәвам итеп, Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А. Ф. Мөхәммәтгәрәев,Җәлил шәһәр тибындагы поселогы муниципаль берәмлеге башлыгы Р. Ә. Кәримов котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар. Шулай ук җәлиллеләрне Бөгелмә муниципаль районының "Гаилә канаты астында" ТР РОО җитәкчесе Е. Н. Елизарова сәламләде hәм улы белән бергә "Доброта" җырын башкарды.
Котлау сүзләреннән соң чара беренче сыйныф укучыларына мәктәпкә җыенырга ярдәм иткән җитәкчеләргә рәхмәт хатлары тапшыру белән дәвам итте. Бәйрәм дәвамында Җәлил поселогының балалар коллективлары үзләренең концерт номерлары белән сөендерделәр һәм балаларны мавыктыргыч конкурслар һәм уеннарда катнашырга өндәделәр. Барлык катнашучыларга да "Рапсодия" кафесы директоры В. М. Хөсәенова әзерләгән татлы призлар һәм бүләкләр тапшырылды.
Мәйдан территориясендә батут урнаштырылды,тәм-томнар сату оештырылды, ә Җәлил балалар сәнгать мәктәбе мастер-класслар үткәрде.
Бәйрәм нәтиҗәсе булып балаларның бәхетле елмаюлары, ата-аналарның рәхмәт сүзләре hәм матур теләкләре булды.