Карашай-Саклау авылында яшәуче Хәмит Хәкимовка 90 яшь тулды

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Ветеранны олуг юбилее белән Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, җирлек башлыгы Вероника Хөсниева,социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова,”Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов котладылар, иң изге теләкләрен балалары, якыннары тәбрикләделәр. Әлфис Файзрахманович юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путиннын котлау хатын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләге тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International