Иске Кәшер урта мәктәбе һәм шушы мәктәпнең филиалы Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары, халкыбызның милли бәйрәме “Сабантуй”га бүләк җыю йоласында катнаштылар. Алар бәйрәмчә киенеп, мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге белән берлектә авыл халкына Сабантуй килүен хәбәр иттеләр, бәйрәм белән котладылар, авыл урамнарыннан җырлап- биеп үттеләр.