"Салават күпере" җәйге лагерьда "Куркынычсыз тәгәрмәч"дигән беренче конкурс узды. Бәйгедә 4әр укучы 5 команда катнашты. Конкурс Юл хәрәкәте иминлеген кисәтү максатыннан үткәрелде. Билгеле бер станцияләрдә һәр команда төрле биремнәр башкарды. Станцияләре: "Велосипедны фигуралы йөртү", "Велосипедтан файдалану кагыйдәләрен белү", "Билгеләр төрле кирәк, билгеләр төрле мөһим", "Ашыгыч ярдәм".