Сарманда 8 июнь көнне гөрләп Сабантуй үтте

2019 елның 8 июне, шимбә

Сарманда бәйрәм капкасын киң ачып, 8 июньдә «Даулы болын» мәйданында Сабантуй дәрәҗәле кунакларны кабул итте. 

Алар арасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев, "Сетевая компания" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башка мәртәбәле кунаклар бар иде.

Сарман халкы аны, хезмәт бурычларын уңышлы үтәп, күтәренке күңел белән каршылый. Быелгы Сабан туена да районыбызның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре яхшы күрсәткечләр белән килделәр.

Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, сарманлыларны Сабантуй белән тәбрикләп, Президентыбыз Рөстәм Миннехановның котлавын җиткерде. Бәйрәм күңелле мизгелләргә бай булды. Табын муллыгы өчен ел әйләнәсе тырыш хезмәт куючы игенчеләребез, терлекчеләр, районыбызның хезмәт алдынгылары хөрмәтләнде, алар хөрмәтенә иң матур җырлар, дәртле биюләр башкарылды. Бәйрәм ат чабышлары, кызыклы уеннар, мавыктыргыч бәйгеләр белән дәвам итте. Ә абсолют көрәш батыры булып Сарайлы авылы егете Айдар Хуҗин калды.

Сабантуй һәркемгә күтәренке кәеф һәм яшәү дәрте өстәсен! Якты хисләр калдырсын, киләчәккә өмет һәм ышанычны арттырсын, күңелләрегезне ял иттерсен, Барыгызны да бәйрәм белән”, - диде үзенең чыгышында район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International