Җәлилдә «Мәдәни мохит" проекты кысаларында чаралар дәвам итә

2019 елның 8 июне, шимбә

Җәлилдә «Мәдәни мохит" проекты кысаларында чаралар дәвам итә .

6 нчы июнь көнне поселокның дендропаркында балалар һәм аларның әти-әниләре өчен интерактив программа үткәрелде. Шаян клоунесса Инесса балаларга мәзәкләр сөйләде, хәрәкәтле уеннар үткәрде. Балалар җырладылар, конкурсларда катнаштылар, иҗади биремнәрдә үзләренең фантазияләрен күрсәттеләр. Чараның кульминациясе булып рус халык стилендәге "Ручеек" уены булды. Программа музыка белән үрелеп барды, балалар өчен иң яраткан бию треклары яңгырады.

Ә күрше мәйданчыкта Җәлил балалар сәнгать мәктәбе укучылар һәм нәниләр өчен кызыклы мастер-класслар үткәрде. Укытучылар балаларга төсле картоннан "Мышка-норушка" һәм агач таякчыкта "Веселый заяц" уенчыкларын ясау серләрен ачтылар.

Мондый дәресләр вакытында балаларда киң фикерләү һәм логика үстереләләр һәм пөхтәлеккә булырга өйрәнәләр. Өлкәннәр дә, балалар да канәгать калдылар, үзләре ясаган кул эшләнмәләрен истәлекккә алып калдырдылар.Чарада катнашучылар бик уңай эмоцияләр алдылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International