Бүген Җәлилдә халык бәйрәме Сабантуй булды. Сабантуй күпмилләтле поселок тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде. Кояшлы җылы һава торышы да халыкны сөендерде.
Ел саен Сабантуйны оештыручылар бәйрәмне тагын да яхшырак, матуррак үткәрергә омтыла.
Быел да сәүдә рәтләре, уен мәйданчыклары, бай мәдәни программа оештырылган иде. Сәгать тугызга үк мәйданда халык агыла башлады.
Бәйрәм сәнгать үзешчәннәре, Җәлил оешмалары һәм предприятиеләре коллективларының мәйданны милли киемнәрдә эйлэнеп чыгуларыннан башланып китте.Җәлил мәдәният сараеның җыелма хореография һәм вокаль ансамбльләре башкаруында вокаль-хореографик композицияләр бәйрәмнең аерым бизәге булып тордылар.Милли костюмнар кигән егетләр һәм кызлар бәйрәм мәйданына чәк-чәк һәм бөтен икмәк алып керделәр hәм мәртәбәле кунакларны сыйладылар.Җәлиллеләрне бәйрәм белән Сарман муниципаль районы башлыгы Ф. М. Хөснуллин, "Җәлил бистәсе" муниципаль берәмлеге башлыгы Р. А. Кәримов һәм «Җәлилнефть" идарәсе начальнигы М. Ш. Каюмов котладылар.Шулай ук бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары-Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И. Р. Сәхипова һәм «Татнефть» ГАҖ профсоюз комитеты рәисе Г. К. Яруллин булды.Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Г. К. Яруллин белән Җәлилгә Үзбәкстан делегациясе килде.
Делегация составына Үзбәкстан нефть-газ һәм геологиясе хезмәткәрләре профсоюзының Республика Советы Рәисе Ш. Т. Корбанов,Үзбәкстан нефть-газ һәм геологиясе хезмәткәрләре профсоюзының Республика советының баш бухгалтеры З. И. Ибраһимова,Магистраль газүткәргечләрнең Зирабулак идарәсе башлангыч оешмасы рәисе Р. Д. Тургузин,газ эшкәртү заводының Муборак башлангыч оешмасы рәисе Ш. С. Рәхмәтов, Газлинефтгаздобыча башлангыч оешмасы рәисе М. У. Кадирбаева кергән иде.
Сабантуйның төп мизгелләреннән берсе, әлбәттә, Җәлил оешмалары һәм предприятиеләренең алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү булды. Бәйрәмнең рәсми өлеше тәмамланганнан соң халыкның күңел ачулары башланды. Җәлиллеләр һәм поселок кунаклары төрле милли уеннарда, конкурсларда актив катнаштылар.Бәйрәмдә катнашучылар уеннарда да бик теләп катнаштылар: чүлмәк ваттылар, аркан тарттылар, катыктан акча эзләделәр.
Сабантуй бәйрәменең иң мөһим элементларыннан берсе-милли көрәш иң күп тамашачыларны һәм җанатарларны җыйды.Җәлил Сабантуеның абсолют батыры булып А. Н. Филатов табылды.Җиңүчегә Сабантуйның төп бүләкләреннән тыш, акчалата бүләкне Үзбәкстан нефть-газ һәм геологиясе хезмәткәрләре профсоюзының Республика Советы Рәисе Ш. Т. Корбанов тапшырды.
Оештыручылар балалар өчен дә кызыклы конкурслар белән күп төрле мәйданчыклар әзерләгән иделәр. Быел Җәлилдә Сабантуйны шулайкүңелле итеп билгеләп үттелде.