Сарман районында «Трактор-прицеп» профилактик операциясе бара

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

2019 елның 3 июненнән 28 июненә кадәр үзйөрешле машиналар-тракторлар, юл – төзелеш техникасы, үзйөрешле машиналарга тагылмалар катнашында хокук бозуларны профилактикалау һәм юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары санын киметү максатларында, шулай ук әлеге категория транспорт чараларын эксплуатацияләгәндә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча үткәрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең боерыгы нигезендә Сарман муниципаль районы буенча бүлеге тарафыннан, «Трактор-прицеп» профилактик операциясе кысаларында профилактик рейдлар оештырылачак. Бу чорда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге белән үзара тикшерү буенча уртак рейдлар да планлаштырыла. Кагыйдәләрне бозган өчен административ хокук бозулар кодексы нигезендә җәза каралган.

Сарман муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Альберт Салахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International