Карашай-Саклау авылында яшәуче Майсапа Шайдуллинага 100 яшь тулды

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Ветеранны олуг юбилее белән район башлыгы Фарит Хуснуллин, җирлек башлыгы Вероника Хөсниева,социаль яклау бүлеге начальнигы ЛилияГыйльметдинова,”Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов котладылар, иң изге теләкләрен балалары, якыннары тәбрикләделәр. Фарит Мунавирович юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путиннын котлау хатын һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән истәлекле бүләге тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International