Район башлыгы беренче сыйныфларга портфель тапшырды

2019 елның 12 июне, чәршәмбе

Бүген 12 июньдә Россия көне уңаеннан район үзәгендәге Ял паркында зур бәйрәм тантаналары үткәрелде.

Аларның берсе “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе кысаларында беренче сыйныфка баручы ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдән булган 24 балага мәктәп кирәк-яраклары салынган портфель һәм спорт костюмы тапшыру булды. 
- Әлеге акцияне тормышка ашырырга ярдәм иткән җитәкчеләргә, хезмәт коллективларына, эшмәкәрләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Үз игелекләре үзләренә кайтсын! Ә беренче сыйныфка барачак балаларга саулык-сәламәтлек, тырышып укуларын һәм акыллы булып үсүләрен телим! – диде район башлыгы Фәрит Хөснуллин, бәйрәмдә катнашучыларны сәламләп. 

Зөлфия Шәрипова язмасы.

http://sarman-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International