12 июнь көнне «Салават күпере» көндезге ялдагы лагерьда Россия көнен билгеләп үттеләр. Әлеге чараның максаты-илебез өчен мәхәббәт һәм горурлык тәрбияләү. Бәйрәм уңаеннан балалар үзләренә әзерләнгән җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, асфальтта рәсемнәр ясадылар. Шулай ук өлкән әйдаман Нуртдинова А. Ф. катнашында 2 нче отряд укучысы Шайдуллин Искәндәр «иң яхшы шигырьче» номинациясендә җиңү яулады, ә 4 нче отрядтан Арефьева Мәликә «иң яхшы җырчы»номинациясендә җиңү яулады. Шундый ук грамота белән 4 нче отряд вожатая Александрова А.А. бүләкләнде. Россия көне уңаеннан үткәрелгән асфальтта рәсем конкурсында 5 отряд, вожатая Хаҗиева Л. Н. җиңүче булды.