Кичә үткән чараларның берсе – ундүрт яшьләре тулган яшүсмерләргә паспортлар тапшыру.
Аларга паспортларны тантаналы рәвештә муниниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тапшырды.
Ул яшүсмерләргә әти-әниләренең таянычлары, илнең ышанычлы гражданнары булуларын теләде, һәм паспортлар белән бергә истәлек бүләкләре дә тапшырды.
– Улыбыз Раилнең Россия көнендә паспорт алуы – безнең өчен икеләтә шатлык, - диләр Гөлшат һәм Рамил Ширеевлар. – Ул Сарман урта мәктәбенең җиденче сыйныфын тәмамлады. Яхшы укуын, спорт белән шөгыльләнүен дәвам итсен, куйган максатына ирешсен.
Каташ Каран мәктәбе укучысы Диләрә Сәлимованың әнисе Гөлнара ханым да сөенечен яшерә алмый.
– Россия бәйрәме көнендә кызымның Россиянең тулы хокуклы гражданы булуы – зур горурлык, - ди ул. – Абыйсы Самат тугызынчыны тәмамлады, имтиханнар тапшырды. Рус теленнән югары баллар алды, калганнарыннан да яхшыга өметләнәбез. Яхшы кешеләр булып үссеннәр, үзләре теләгән һөнәрне үзләштереп, уңышларга ирешсеннәр.
Энҗимә Габдрәхимова язмасы.