Мәдәният яңалыклары

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

12 нче июнь көнне Үзәк ял паркында Россия көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәм муниципаль район башлыгы Хөснуллин Ф.М. котлавы белән башланып китте. Ул Worldskills Казан-2019 флагы эстафетасын кабул итте. «Без – сәнгатьле халык» районкүләм бәйгесенең V сезонын ачып җибәрү уңаеннан, Сарман халык театры А.Алиш әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Сертотмас үрдәк» спектакле белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International