Сарман муниципаль районы делегациясе Оренбург өлкәсенең Әсәкәй авылында Сабантуй бәйрәмендә катнашты

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

15 июнь көнне Оренбург өлкәсенең Әсәкәй авылында татар халык бәйрәме «Сабантуй» узды. Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова җитәкчелегендәге район делегациясе Оренбург өлкәсендә дә Сабантуй бәйрәмендә актив катнашты.

Районның иң яхшы солистлары һәм «Жасмин», «Умырзая» «Залида»,  «Юлдаш» бию коллективлары составындагы делегациянең иҗат составы чыгышлары Сабантуй дәвамында барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International