Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Г. Л. Удачинаның Сарман районына эш визиты планлаштырылган

2019 елның 18 июне, сишәмбе

2019 нчы елның 30 нчы  июлендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Г. Л. Удачинаның Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районына балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы секретаре И. Х. Гарифуллина белән эш визиты планлаштырылган.

Эш визиты барышында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сарман муниципаль районында балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау белән бәйле проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышырга, Сарман муниципаль районында балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәргә, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча муниципаль комиссиянең киңәйтелгән утырышын уздырырга әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International