19 нче июнь көнне район мәдәният йортында «Лучший сельский клуб и сельский Дом культуры» Республикакүләм конкурсының чираттагы район туры булып узды. Конкурста Сулы-Саклау, Иске Имән авыл клублары һәм Юлтимер, Чураш, Рантамак, Яңа Әхмәт, Ләке, Кутәмәле, Карашай-Саклау авыл мәдәният йортлары катнашты.