Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинның Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан котлавы

2019 елның 21 июне, җомга

Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән кайнар котлыйм!

Сез тормышыгызны җаваплы һәм иң игелекле һөнәр белән бәйләгәнсез. Сез сабыйларга дөньяга килергә булышасыз, операция өстәле артында басып торасыз, авыруларны коткарасыз, кешеләргә кичектергесез һәм ашыгыч ярдәм күрсәтәсез.

Сезгә һөнәри осталыгыгыз, сайлаган эшегезгә тугрылыгыгыз, батырлыгыгыз һәм шәфкатьлелегегез, иң катлаулы очракларда да аек акыл белән эш итә белүегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм бәхет, тотрыклылык һәм иртәгесе көнгә ышаныч, җиңел булмаган һәм шундый кирәкле хезмәтегездә уңышлар, тынычлык, йортыгызга иминлек телим!

Сарман муниципаль районы башлыгы  Ф М. Хөснуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International