Бүген Иске Кәшер урта мәктәбе каршындагы "Кояшкай" мәктәп яны лагере укучылары Иске Кәшер авылының "Ислам нуры"мәчетендә булдылар.

2019 елның 21 июне, җомга

Бүген Иске Кәшер урта мәктәбе каршындагы "Кояшкай" мәктәп яны лагере укучылары Иске Кәшер авылының "Ислам нуры"мәчетендә булдылар. Мәчеттә аларны абыстай һәм ел дәвамында бу мәчеттә укыган хатын-кызлар каршы алды. Алар кунакларны мәчетнең архитектура үзенчәлекләре, эчке бизәлеше белән таныштырдылар. Аннан соң балалар намаз залында Ислам нигезләре, аның тарихы һәм мәдәни традицияләре турында тыңладылар. Укучылар белән әхлак, ата-аналарга, якыннарына, укытучыларга карата ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру турында сөйләштеләр. Балалар бик игътибар белән тыңладылар, ә ахырдан үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International