“Мәктәпкәчә балалар – саләмәт”

2019 елның 21 июне, җомга

Узган атна “Мәктәпкәчә балалар – саләмәт” девизы астында үтте. Ул яраткан милли бәйрәмебез Сабантуй белән башланып китте. Анда балалар туйганчы үзләрен җитезлектә һәм  осталыкта сынадылар, күңел ачтылар. Алар өчен бик күп бәйгеләр оештырылды.

Атнаның калган көннәрендә дә балалар саф һавада күп уйнадылар, сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълумат тупладылар, совет балалар әдәбияты классигы булган К.Чуковский әсәрләре буенча төшерелгән “Айболит” һәм “Мойдодыр ”  мультфильмнары белән таныштылар. Алган белемнәрен рәсемнәрендә чагылдырдылар, викторина сорауларына җавап биргәндә күрсәтә алдылар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International