Балалар әле күптән түгел генә мәктәп яны лагерьларына йөри башлаганнар иде. Менә аның да соңгы атнасы җитте... Шул уңайдан Күтәмәле мәктәбендә оештырылган "Балачак планетасы" лагеренда балалар өчен бәйрәм уздырылды. Аларны "Кырык Чишмә"гә алып бардылар. Анда балалар Сабан туе үткәрелде, алар өчен сый-нигъмәтләр әзерләнде. Лагерьга йөрүчеләр чарадан канәгать калдылар.