Бүген Ял паркында Бөек Ватан сугышы башлануга 78 ел тулуга багышланган «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясе узды.
Мәктәп укучылары, "Яшь гвардия" катнашучылары, Форпост әгъзалары, эчке эшләр бүлеге ветераннары һәм хезмәткәрләре, җәмәгать советы әгъзалары, ял паркында монумент янында җыелып, "Хәтер шәме"кабыздылар.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, җыелучылар алдында чыгыш ясап, Хәтер һәм кайгы көненең мөһимлеген билгеләп үтте, 22 июньдә илебез өчен башланган Бөек Ватан сугышында Җиңүнең әһәмиятен ассызыклады.