22нче июнь көнне Җәлил икенче урта мәктәбе базасында эшлшүче «Кояшкай»мәктәп яны лагеренда Хәтер һәм кайгы көне узды. Бу көнне бөтенебез туган илебез тарихында иң куркыныч датаны - Бөек Ватан сугышы башлануны искә ала.
Бу көнне лагерьда барлык чаралар Хәтер һәм кайгы көненә багышланган иде.
Көн «Халык хәтерендә мәңге " дип исемләнгән тантаналы линейкадан башланды. Лагерьда тәрбияләнүчеләр һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар, сугыш елларын искә төшерделәр. Аннан соң лагерь тәрбиячеләре «Гасыр аша рус сугышчысы белән» исемле виртуаль сәяхәт үткәрделәр, аның барышында балаларга рус сугышчыларының намуслылыгы һәм кыюлыгы турында сөйләделәр. Лагерьның бер төркем тәрбияләнүчеләре шулай ук һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янында да истәлекле акциядә катнаштылар. Отрядларда «Балалар сугышка каршы» дигән асфальтта рәсем конкурслары, «Ә без синең белән сугыш белмибез »дигән плакатлар конкурсы узды.