2019 елның 21 июнендә Җәлилдә "Хәтер шәме" Бөтенроссия акциясе узды.
Акцияне поселок башлыгы Р. Ә. Кәримов ачып җибәрде.
Безнең тыныч күк өчен сугыш кырларында һәлак булган барлык геройларга хөрмәт күрсәтү өчен поселокта яшәүчеләр җыелганнар иде. Күпләр гаиләләре белән килде, хәтта кечкенә балалар да кулларында шәмнәр тотып тордылар.Әлеге акциядә яшьармиячеләр һәм "Форпост" укучылар отряды катнашуы чараның бер бизәге булып торды.
Барлык катнашучылар Мәңгелек ут янында шәмнәр куйдылар.