Сау бул, лагерь!

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Лагерьның соңгы көнендә тәрбиячеләр отрядларның ярышларына йомгак ясадылар. Отрядлар бер үк санда очко җыйдылар, ләкин бу балаларны борчымады. Ял итүчеләр  тәрбиячеләр белән концерт әзерләделәр, анда һәркем үзенең талантын күрсәтә алды һәм тамашачыларны үз чыгышы белән шатландырды.  Җәй турында матур җырлар яңгырады, биюләр башкарылды шигырьләр укылды. Менә шулай мавыктыргыч итеп  лагерь сәяхәте дә тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International