Җәлилдә «Мәдәни мохит" проекты дәвам итә

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

23 июнь көнне 18.00 сәгатьтә "Юбилейный" паркында Җәлил поселок китапханәсе коллективы балалар өчен "Мин һөнәр сайлыйм"интерактив программа үткәрде.Балаларга һөнәрләр белән уен формасында танышуны тәкъдим иттеләр: балалар хор белән һөнәрләр турында тәкъдим ителгән табышмакларга җавап бирделәр. Чарада катнашучылар бик актуаль һәм кирәкле мәгълүмат алдылар, ул аларга киләчәктә һөнәр сайлауда ярдәм итәчәк.

Ә 19.00 сәгатьтә дендропаркта "Сәйлән"халык студиясендә катнашучыларның тере музыкасы концерты узды. Программада легендар "Машина времени","Браво","Воскресенье"төркемнәре репертуарыннан җырлар яңгырады. Җәлиллеләр төркемнең катнашучыларын җылы каршы алдылар. Я. Гурешидзе,Р. Маннанова,Л. Зарипова,И. Әхмәдуллин, И. Кәримов  популяр музыкаль әсәрләрне һәм җырларны виртуоз рәвештә башкаруы тамашачылар тарафыннан соклану хисе уятты.Концерт дискотека белән тәмамланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International