Сугыш һәм хезмәт ветераны Әхмәтҗанов Шәрипҗан Әхмәтҗан улына 95 яшь тулды

2019 елның 25 июне, сишәмбе

Илексаз авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Әхмәтҗанов Шәрипҗан Әхмәтҗан улына 95 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән район Башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Ветеранны шулай ук юбилее белән район халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гыйльметдинова, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миннеголов тәбрикләделәр. 

 

Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International