Икмәк-күмәч, кондитер әйберләре сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча «Кайнар линия»

2019 елның 25 июне, сишәмбе

«Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Зәй районы филиалы Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында 2019 елның 5 июленә кадәр икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.

Икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре сыйфатына һәм куркынычсызлыгына кагылышлы барлык сораулар буенча консультация алу өчен сез көн саен 8.00 дән 12.00 гә кадәр һәм 13.00 дән 17.00 гә кадәр телефон аша мөрәҗәгать итә аласыз: 8 (85558) 7-22-78 ; 8 (85559) 2-44-64.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International