Сарман районында "Хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү" темасына семинар-киңәшмә узды

2019 елның 25 июне, сишәмбе

24 нче июнь көнне "Хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү" темасына семинар-киңәшмә узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, җирлек башлыклары, районның фермер һәм шәхси хуҗалыклар башлыклары катнаштылар. 

Семинарның практик өлеше алдан билгеләнгән маршрут буенча басу-кырларда, мини-фермаларны карап үтте. Пленар өлеше “Сарман” кинотеатрында дәвам итте. Соңыннан авыл җирлегендә кече формалар үсеше буенча савым сыерлар асраучы хуҗалыклар, шулай ук фермер хуҗалыклары арасында узган конкурс җиңүчеләрен бүләкләү һәм сыер саву аппаратлары тапшыру оештырылды.

 

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International