Җәлилдә "Мәдәни мохит" проекты кысаларында чаралар дәвам итә

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Җәлилдә ""Мәдәни мохит" проекты кысаларында чираттагы чаралар узды.

18.00 сәгатьтә Җәлил балалар сәнгать мәктәбе укытучылары дендропаркта "Салфетница бизәү"дигән мастер-класс үткәрделәр. Балаларга бизәкләр ясау бик ошады, алар акрил буяулар белән мавыгып эшләделәр. Балалар салфетниөаларын әниләренә бүләк итәргә вәгъдә бирделәр.

19.00  сәгатьтә поселок ветераннарыннан торган"Ак калфак" һәм "Родники" ансамбльләре концерты башланды.  Коллективлар ел дәвамында төрле чараларда башкарган иң яхшы, төрле рухтагы җырлар һәм шигырьләр башкардылар.Ветераннар Ватан,мәхәббәт турында яраткан җырларын, рус һәм татар телләрендә классикларның композицияләрен башкардылар. 

Тамашачылар концерттан канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International